Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районының спорт яңалыклары

Мини-футбол, тхэквондо, хоккей һәм волейбол турында

⚽ Футзал. «Виктория» элеккечә лидер

Авыл яшьләре арасында район чемпионатының унынчы турыннан соң «Виктория» элеккечә алда бара.  
Ул «Ред Булл»ны 6:3 исәбе белән җиңде һәм 24 очко җыйды. Икенче урынга Шәленең «Легион»ы күтәрелде, ул кискен көрәштә «Олимп»ны 2:1 исәбе белән отты – аның 22 очкосы бар. Өченче урында 20 очко белән «Аякс» бара. Ленинококушкинолылар бу турда «Тау Иле» командасына оттырды - 0:5. «Барса»  һәм  «Тау Иле» 4 һәм 5 урыннарны бүлешә, аларның 19 очколары бар.
Бу юлы «Феникс»ка 4:8 исәбенә оттырган «Спортинг» турнир таблицасы ахырында урнашты.
Турның башка уеннары түбәндәгечә тәмамланды: «Барса» - «Стар» - 3:3, « Атлетико» - «Милан» - 14:1, «Аврора» - КПРФ - 7:2. 
Чемпионатта бомбардирлар арасында да үзгәрешләр юк. Биредә «Виктория» һөҗүмчесе Сергей Одинцов 35 балл белән ышанычлы алда бара (26 гол+ 9 гол).


? Тхэквондо. Яшел Үзәндә биш призер

Яшел Үзәндә егетләр һәм кызлар арасында җирле тхэквондо федерациясе призларына икенче ачык турнир узды.
Ярышларда Питрәч спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә (тренеры Рөстәм Холмирзаев) катнашты.
Яшь питрәчлеләр исәбендә биш призлы урын. Беренче урынны Сәрдәр Муминов яулады. Гөлназ Хәйруллина һәм Савелий Хмылев - көмеш, Кәрим Әхмәтҗанов һәм Алексей Корчагин бронза медальләр яуладылар.


? Хоккей. Туймазыда - икенче

Идел буе федераль округы беренчелегенә 2010 елгы яшүсмерләр арасында икенче этап уеннары башланды.
Питрәч хоккейчылары беренче тур уеннарын Туймазыда (Башкортстан) үткәрделәр, анда 4 команда катнашты. Алар хуҗаларны, «Девон» хуҗалары командасын - 9:1, «Торос» (Нефтекамск) командасын 3:1 исәбенә отты һәм буллитлар буенча Чаллының «Челны» командасына 5:6 исәбе белән оттырды. Нәтиҗәдә, безнекеләр икенче урында, беренче урында – «Челны».


? Волейбол. Әлегә "Кулаево" алда бара

Авыл яшьләре арасында район чемпионатының унөченче турыннан соң, элеккегечә, «Кулаево» командасы лидерлыкта. Икенче урында 29 очко белән  "Богородск". Ул 2:0 исәбенә «Конь» командасын җиңде. Өченче урында "Шәле"не 2:1 исәбе белән откан һәм 27 очко җыйган "Янцевар" командасы. Тагын бер уенда – "Олимп" (Питрәч) киеренке көрәштә "Легион"нан көчлерәк булып чыкты - 2:1.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса