Питрәч районының яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар
Җәмгыять

Питрәч районының яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар

Паспортларны тапшыру "Гражданлык сәгате" төбәк проекты кысаларында узды.

Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеенда районның яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар.

Тантанада район башлыгы Илһам Кашапов, Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Макаров, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Питрәч муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Эльгиза Фәйзуллина һәм коррекция интернат-мәктәбенең ветераннар оешмасы рәисе Җәмилә Сысорова катнашты.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️