Югыйсә, умарта кортлары үләргә мөмкин.
Кырларны эшкәрткәндә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре химик матдәләр кулланалар. Безнең районда умартачылык буенча дәүләт инспекторы Павел Егоров аграрийлардан алда торган эшләре турында кисәтүләрен сорый. Элемтә өчен телефон: 3-06-65. Ул, үз чиратында, мәгълүматны умартачыларга җиткерәчәк.
Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яки эшчәнлекне туктатып тору рәвешендә административ җаваплылык каралган. Кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян салганда җинаять җаваплылыгы чаралары кулланылырга мөмкин, - дип искә төшерә Павел Иванович.