Питрәч яшьләр хәрәкәте республикада иң яхшылар өчлегенә керде
Хәрәкәт җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырылды.
Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең яшьләр бүлеге утырышы узды. Анда эшкә йомгак ясалды. Узып баручы ел нәтиҗәләре буенча Питрәч районы бүлеге чараларны оештыру һәм үткәрү буенча иң яхшы бүлекләрнең өчлегенә керде. Хәрәкәт җитәкчесе Айгөл Гыйззәтуллинаны ТР яшьләр сәясәте үсешенә керткән өлеше өчен ТР Яшьләр эшләре буенча министр исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Питрәчнең "Татарстан - Яңа Гасыр" яшьләр хәрәкәтенә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр керә. Алар - мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр. Ел дәвамында хәрәкәт активистлары 20дән артык чара һәм акцияләр үткәрделәр. "Чиста яр", "Георгий тасмасы", "Ветеран янына бар", "Республика тасмасы", "Триколор", "Хәтер шәме", "Агач утырт", "Балаларга шатлык бүләк ит" кебек кебек чаралар бар», - дип сөйләде Айгөл Гыйззәтуллина.
Шулай ук хәрәкәттә катнашучылар "Җиңү көне", "Сабантуй", "Май чабу" халык күңел ачуларында актив катнашалар. Алар кунаклар өчен квест-уеннар, мастер-класслар, спорт ярышлары үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа