Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр, сезгә кышкы киемнәрегезне чистартуның җиңел ысулын тәкъдим итәбез

Без өйрәткәнчә эшләп карагыз әле!

Белгәнебезчә, кышкы киемнең аеруча да якалары һәм җиңнәре бик тиз буяла. Өс киемнәрен тулысынча юып тормаска да була.
Моның өчен савыт-саба юа торган сыеклыкны ярты чәй кашыгы алып, 100 мл су белән кушыгыз, күбекләнгәнче болгатыгыз. Иске теш щеткасы алып, шуның ярдәмендә юа торган чаралы сыеклыкны пуховик якасына ышкыгыз. Аннары биш минут көтеп торыгыз да җылы су белән юып төшерегез һәм өс киемен кибәргә куегыз.
Тукыма кипкәч, аңа косметологиядә куллана торган мицеляр сыеклык сөртегез. Яканы мамык диск белән ышку хәерле. Аннары тагын чараны юып төшереп, киптерегез. Мицеляр сыеклыкны кулланмыйча да чистартып була. Бу сыеклык савыт-саба юа торган чара исен бетерү өчен генә кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса