Питрәчнең күп функцияле үзәге 6-8 мартта эшләмәячәк
Җәмгыять

Питрәчнең күп функцияле үзәге 6-8 мартта эшләмәячәк

Бу хакта "Минем документлар" сайтында хәбәр ителә.

Татарстанда күп функцияле үзәкләр бәйрәм көннәрендә эшләмәячәк.

6, 7 һәм 8 март - Татарстан КФҮнең барлык филиалларында ял көннәре булачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Быел Халыкара хатын-кызлар көне сишәмбегә туры килә. 5 март - шимбә көне 7 март - дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, татарстанлылар 6-8 март көннәрендә ял итәчәк.