Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәчтән йөз яшьлек сугыш ветераны Җиңү Парадында катнашырга теләк белдерде

Питрәч районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлый башладылар. Беренче булып район башлыгы Илһам Кашапов Питрәч авылында яшәүче Нина Куприяновада булды.

Җитәкче ветеранга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырды, сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләде, шулай ук Җиңүнең 77 еллыгына багышланган парадка чакырды.

Узган елның декабрендә Нина Никифоровнага 100 яшь тулды. Быел ул Питрәчтә узачак Җиңү Парадында катнашырга теләк белдерде. Мин исә аңа бары бер шарт кына куйдым — бәйрәмгә коляскада түгел, җәяү килергә», — дип сөйләде администрация матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.

Аның сүзләренә караганда, районда бүгенге көндә 8 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның һәркайсына хакимияттән җаваплы җитәкчеләр беркетелгән. Җиңү көненә кадәр алар һәрберсенә бүләкләр тапшырачаклар һәм Җиңүнең 77 еллыгы белән котлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса