Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район халкын газны вакытлыча туктату турында кисәтәләр

Планлы эшләр башкарылу сәбәпле.

Җомга көнне, 26 июньдә, 9дан 17 сәгатькә кадәр Питрәч районының кайбер торак пунктларында планлы эшләр башкарылу сәбәпле газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.

Сүндерү Ленино-Кокушкино авылының Молодежная, Дружба, Рамазан, Юбилейная, Казанская, Садовая, Гагарин, Центральная, Техническая, Полевая, Камалеев, Клубная, Тукай, Новая, Набережная, Звездная, Овражная, Солнечная, Бэхетле, Луговая, Зеленая, Озерная урамнарында яшәүчеләргә кагылачак.

Газны шулай ук Салкын Чишмә, Черемышево һәм Змеево торак пунктларында, шулай ук Питрәч авылында Казанская (14 нче йорттан), Тукай, Чишмэле, Северная, Дубравная, Березовая, 65 лет Победы, Осиновская, Вишневая, Парковая, Радужная һәм Светлая урамнарында сүндерәчәкләр. Моннан тыш, сүндерү «Ак Барс» кошчылык фабрикасы һәм «Запрудный» бакчачылык ширкәтенә кагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса