Рәис Сөләйманов балтырганга каршы чараларны вакытында үткәрергә кушты
Җәмгыять

Рәис Сөләйманов балтырганга каршы чараларны вакытында үткәрергә кушты

Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә

Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов балтырганга каршы чараларны билгеләнгән вакытта оештырырга һәм үткәрергә кушты. Районда агулы үсемлекләрнең гомуми мәйданы 158 гектар тәшкил итә.

Ел саен республика бюджетыннан балтырганга каршы чараларга субсидияләр бирелә. 2025 елга химик эшкәртү дүрт авыл җирлегендә планлаштырылган: Питрәч (52,5 гектар), Кощак (2,8 гектар), Ленино-Кокушкино (3,8 гектар) һәм Шигали (35,1 гектар).

Хәзерге вакытта эшләрне башкару өчен подряд оешмасын билгеләү процедурасы үткәрелә.