Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне Җиңү көне белән котлады

Район башлыгы һәркемгә дә нык сәламәтлек, актив озын гомер, тынычлык, иминлек һәм игелек теләде

Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне Җиңү көне белән котлады.

«Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, концлагерь тоткыннары, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле питрәчлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Сезне илебезнең иң мөһим һәм кадерле бәйрәме – 9 Май, Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу изге бәйрәмне бөтен Россия билгеләп үтә, ул безнең һәрберебез өчен бик кадерле. Дистә еллар уза, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү, халкыбызның милли горурлыгы, хәрби даны һәм батырлыгы символы буларак, безнең йөрәкләрдә кала.

Сугыш елларында безнең районнан фронтка 6785 кеше киткән. Үлемсез батырлыклары, өчен өч питрәчле Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Алар – Брест крепостенең легендар сакчысы Петр Михайлович Гаврилов, Днепрны кичүдә катнашкан Василий Иванович Осипов һәм Галимҗан Камали улы Камалиев. Без һәрбер солдатны һәм тыл хезмәтчәнен хәтерлибез, батырлыклары риваятькә әйләнгән геройларны, җиңүне якынайтуда ярдәм иткән кешеләрне истә тотабыз!

Бүген, Ватаныбыз өчен катлаулы чорда, без барыбыз да тынычлыкның кадерен беләбез һәм аның никадәр нәзберек икәнен күрәбез. Хәзер махсус хәрби операция бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм кирәк – алар безнең илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклый! Алар арасында питрәчлеләр дә күп, алар үз эшләрен намус белән башкаралар һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләнәләр. Иң югары бүләккә якташыбыз – Россия Герое подполковник Иван Алексеевич Додосов лаек булды. Безнең егетләр үзләренең герой бабалары һәм карт бабаларының юлыннан баралар, Россиянең бөек кыйммәтләрен саклап калу өчен көчләреннән килгәннең барысын да һәм мөмкин булмаганны да эшлиләр.

Илебездә – Россия халыкларының бердәмлеге елы, ә Татарстанда хезмәт һәм хәрби батырлык елы дип игълан ителгән 2026 елда без кабат Бөек Җиңү мирасына мөрәҗәгать итәбез. Бу карарлар очраклы түгел: бу безнең уртак хәтеребезне, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, үзләренең батырлыклары һәм хезмәтләре белән тыныч киләчәкне коручыларга булган хөрмәтебезне чагылдыра. Бу ел буыннар дәвамчанлыгы, гражданнар теләктәшлеге һәм бердәмлеге символы булсын, һәрберебездә үз илебез өчен горурлык һәм аның киләчәге өчен җаваплылык тойгысын ныгытсын.

Җиңү һәм аның турындагы истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге саклансын, алар игелекле эшләрдә, өлкән буынны даими һәм көндәлек кайгыртуда чагылсын!

Барыгызга да нык сәламәтлек, актив озын гомер, тынычлык, иминлек һәм игелек телим! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!» – диелә мөрәҗәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса