Рәис Сөләйманов районда язгы ташуга каршы чараларны тизләтергә кушты
Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә

Фото: t.me/pestresi_official
Район башлыгы Рәис Сөләйманов язгы ташуга каршы барлык чараларны да тулы күләмдә һәм кыска вакыт эчендә уздырырга кушты. Бу хакта авыл җирлекләре башлыклары белән атналык эш киңәшмәсендә әйтелде.
«Бигрәк тә гидротехник корылмаларны контрольдә тотуыгызны сорыйм. Җирлекләрдә күперләрне чистартырга һәм су үткәрү мөмкинлеген булдырырга кирәк», - диде Рәис Сөләйманов.
Район башлыгы шулай ук социаль блок учреждениеләренә су агызу һәм фундаментлардан кар чистарту эшләрен башкарганда кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia