Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Илһам Кашапов социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары, олы йөрәкле кешеләр!

Сезгә нәкъ менә шулай мөрәҗәгать итәсе килә. Бу сүзләр сезнең һөнәрегезне яхшырак бәяли. Сез бит үзегезне игелекле эшкә – авыр тормыш хәлендә калган,
ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә булышлык итүгә багышлаган.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең карамактагылар да, безнең район халкы да сезгә рәхмәтле һәм эшегезгә хөрмәт белән карыйлар. Бүгенге көн игелекле һәм олы йөрәкле, эчкерсез, сабыр, ярдәмчел булуыгыз, хезмәт сөючәнлегегез өчен сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен
тагын бер сәбәп. Бу сыйфатлардан башка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләү мөмкин түгел.
Бүген Питрәч районы буенча 38 социаль хезмәткәр 400гә якын кешегә ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, тәҗрибәле белгечләр, мөдирләр һәм шәфкать туташлары эшләгән «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә уңышлы эшләп килә. Сез булганга кешеләр чын ярдәм ала һәм киләчәккә өметләнү, ышану мөмкинлегенә ия була. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм эшегездә уңышлар телим. Эшегез һәрвакыт югары профессиональлек, сизгерлек һәм мәрхәмәтлелек
белән аерылып торыр дип ышанам! Бүген мин сезгә күпкырлы, көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса