Район үзәгендә терроризмга каршы комиссия утырышы узды
Анда бу яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
6 ай эчендә терроризмга каршы комиссиянең 4 утырышы, 3 укыту чарасы үткәрелде, төрле темалар буенча 35 мәсьәлә каралды.
Комиссиянең төп функцияләренең берсе - социаль һәм мәдәни объектларның террорчылыкка каршы якланышын тәэмин итү чараларын булдыру. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарны, «Росток» балалар бакчасын, Белкино һәм Надеждино авыл мәдәният йортларын, Званка күп функцияле үзәкне паспортлаштыру төгәлләнде. Районда барлыгы 117 объект бар, шуларның 112се актуаль куркынычсызлык паспортына ия.
Район территориясендә терроризмны профилактикалау, аның күренешләре нәтиҗәләрен киметү һәм бетерү буенча чаралар эшләнде. Барлык структуралар белән килешеп эшләү тәэмин ителгән. Җирле үзидарә органнары терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эшендә актив катнашалар, утырышларда хисап тоталар. Барлыгы 7 авыл җирлеге башлыгы тыңланды. Уртак эш нәтиҗәсендә районда терроризм һәм экстремизмга юл куелмады.
Оператив хәл, миграция процесслары, дини оешмалар эшчәнлеге, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр даими контрольдә тотыла. Бу эш икенче яртыеллыкта да дәвам итәчәк. Шулай ук уку күнегүләре үткәрергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа