Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Резида Чикина: «2022 ел эмоциональ, продуктив һәм бик кызыклы булды.»

Биш бала анасы узган ел нәтиҗәләре белән уртаклашты

- Бу ел эмоциональ, продуктив һәм бик кызыклы булды. 2021 елның октябрендә без гаиләгә тотлыгу диагнозлы 10 яшьлек кыз Таняны алдык. Аннан ике тапкыр баш тартканнар. Ел дәвамында без бер-беребезгә җайлаштык, ияләндек. Мин аның әнисе һәм сеңлесенең телефон номерларын таптым. Кызлар хәзер аралашалар. Бервакыт мин аннан: "Син Яңа елга нәрсә телисең?" - дип сорадым. Ә ул үзенә сеңел бүләк итүне теләде. Ирем белән без аның 17 яшьлек апасын гаиләгә алырга һәм аны Яңа ел бәйрәменә сюрприз итеп алып кайтырга булдык.
10 яшьлек кече улыбыз Ралан йөзү белән шөгыльләнә, аның белән Әлмәткә, Казанга ярышларга бардык. 12 яшьлек олы улым Рамил һәм Таня да йөзәргә яраталар. Шулай итеп ел уза да китә: мәктәп, бию, бассейн, ярышлар, заикологлар, лагерьлар, шифаханәләр, психологлар, табиблар. 16 ел стажыбыз булуга карамастан, ел саен Татарстанның “Без бергә” тәрбиягә бала алган гаиләләр иҗтимагый оешмасы үткәргән укуларга йөрим. Декабрьдә Питрәч районында тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы ачылды, мин аның җитәкчесе булдым. Без гаиләле булырга теләгән ятим балаларның фотокүргәзмәсен урнаштыру, тәрбиягә бала алган ата-аналарга һәм опекуннарга бушлай психологик, юридик ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барачакбыз. Төрле чаралар оештыру белән шөгыльләнәчәкбез. Әйтик, күптән түгел без барыбыз бергә яңа ел фильмына кинога бардык, ә сеанстан соң балаларга иганәчеләрдән татлы бүләкләр һәм канцтоварлар тапшырдык. Шул ук рухта дәвам итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса