Росреестрда ташландык участок билгеләрен атадылар
Җәмгыять

Росреестрда ташландык участок билгеләрен атадылар

Әгәр участокта бина яки корылма булса, аны тәртиптә тотарга кирәк

Росреестрның Питрәч бүлеге башлыгы Эллина Тиханова нинди очракларда җир кишәрлеген файдаланылмый торган дип танырга мөмкин булуын санап үтте.

Төзелеш өчен билгеләнгән кишәрлекләр файдаланылмауның төп билгесе – җиргә хокук рәсмиләштерелгәннән соң 5 ел эчендә төзелгән һәм рәсмиләштерелгән бина яисә корылманың булмавы. Ләкин срок башка булырга мөмкин, мәсәлән, әгәр ул төзелешкә рөхсәттә яки территорияне комплекслы үстерү турындагы карарда күрсәтелгән очракта.

Шәхси торак төзелеше өчен участоклар өчен дә шундый ук билгеләр гамәлдә. Ләкин йортны төзү һәм аңа хокукны теркәү срогы участокка хокук рәсмиләштерү вакытыннан 7 елга кадәр озайтылды.

Әгәр участокта бина яки корылма булса, аны тәртиптә тотарга кирәк: түбә, стена җимерелмәскә, тәрәзә яки пыялалар төшмәскә тиеш. Әгәр дә җимерелүләр килеп чыкса, милекче бер ел эчендә (инспектор бу хәлне теркәгәннән соң) торгызуга керешергә тиеш. Югыйсә моны шулай ук участоктан файдаланмау дип санаячаклар.

Бакча, яшелчә бакчалары һәм йорт яны участокларында чүп үләннәре булырга тиеш түгел. Инспектор кишәрлекнең торышын теркәгәннән соң бер ел узгач, аның 50 процентында 1 метрдан биегрәк чүп үләннәре, шулай ук агачлар һәм куаклар (төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә карамаган) калса, бу файдаланылмау һәм җир законнарын бозу дип танылачак.

Әлеге исемлек 2025 елның 1 мартыннан үз көченә кергән 307 нче Федераль закон кысаларында эшләнгән. Закон, аерым алганда, җир кишәрлекләрен (торак пунктлар, бакча һәм яшелчә бакчалары кишәрлекләре чикләрендә) үзләштерү өчен өч еллык срок билгели. Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр кишәрлекне хокукларны алганнан соң ук файдаланып булмаса, милекче башта үзләштерү буенча чаралар үткәрергә тиеш. Аларның исемлеге РФ Хөкүмәте карары белән расланган. Мондый чаралар арасында: рельефны тигезләү, ваклау, киптерү, туфракны тыгызлау, чүп үләннәреннән чистарту һәм башкалар. Боларның барысына да 3 ел бирелә.