Карар район Советының җиденче утырышында кабул ителде

Россия Герое Иван Додосовка «Питрәч районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде. Карар район Советының җиденче утырышында бертавыштан кабул ителде. Инициатива белән район башлыгы — Совет рәисе Рәис Сөләйманов чыгыш ясады.
Иван Алексеевич Додосов 1989 елның 7 сентябрендә Питрәч районы Олан Иле авылында туа. Ул Казан югары хәрби команда училищесын, ә аннары «Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Жуков орденлы гомумхәрби академиясе» коры җир гаскәрләренең хәрби укыту — фәнни үзәген тәмамлаган.
Офицер Россия Федерациясе Героеның «Алтын Йолдыз» медале, Батырлык ордены, Суворов ордены, шулай ук I һәм II дәрәҗә «Хезмәт һәм Батырлык» орденына ия.
Питрәчнең 1 нче мәктәбе Иван Додосов исемен йөртә. Рәис Сөләйманов билгеләп үткәнчә, исемне тапшыру тантанасы Иван Алексеевич кайткач узачак. Хәзерге вакытта ул махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти.