Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә 1 майдан арзанлы ипотека бүтән булмаячак

Дәүләт идарә университеты Икътисад һәм финанслар институтының «Финанслар һәм кредит» кафедрасы доценты Николай Кузнецов шулай дип белдерде.

1 майдан минималь ставка буенча ипотека бүтән булмаячак: Үзәк банк кагыйдәләрне катгыйландыра.

Аның сүзләренчә, регулятор яңа төзелгән йортларда торак сатып алуга өлешләп катнашу займнары буенча хәвеф коэффициентларына өстәмәләрне арттыра.

«Бу беренчел күчемсез милек базарында ихтыяҗның сизелерлек кимүенә китерәчәк. Девелоперларга төзелә торган объектларны сатуы катлаулырак булачак», - дип искәртте финансист.

Хәзерге вакытта яңа төзелгән йортларда ипотекага керү бусагасы шактый түбән, ә халыкка кредит йөкләнеше үсә. Шул рәвешле, куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган ипотеканың өлеше арта, ә бу икътисадта тискәре чагылыш табарга мөмкин. Ихтыяҗның кимүе беренчел торак базарында бәяләр үсешен туктатачак һәм көндәшлекне арттырачак, дип сүзен төгәлләде икътисадчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса