Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Руслан Хәлилов СВО сугышчыларының әти-әниләрен район газетасына яздырды

Безнең өчен бу финанс ярдәме генә түгел.

Басма матбугат авырлыклар кичергән, ә газеталарның тиражлары кими барган катлаулы заманда, сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм итәргә әзер кешеләр булуы сөендерә. Безнең редакция өчен мондый ярдәм – “Вперед”-“Алга” газеталарының район халкы өчен элеккечә үк мөһим булуы билгесе.

Быел якташыбыз, Пановка авылында туып-үскән Руслан Рәфикъ улы Хәлилов зур изгелек кылды. Ул хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә безнең басмага язылу бүләк итәргә карар кабул итте. Яздыру бәясе йөз мең сумнан артып китте.

Безнең өчен бу финанс ярдәме генә түгел. Бу безнең газетаның Питрәч районының баш елъязмачысы буларак миссиясен тану. Өлкән буын, сугышчыларыбызның әтиәниләре һәм әбиләре басма сүзне иң тугры укучылар булып кала. Газетаны өй адресына түләүсез алу мөмкинлеге алар өчен авыр тормыш хәлендә ярдәм генә түгел, ә игътибар һәм кайгырту билгесе дә булачак.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Руслан Рәфикъ улы – күп еллар дәвамында кече ватанына булган мәхәббәтен зур компаниядә уңышлы эшләү белән генә түгел, конкрет эшләре белән дә исбатлый торган кеше. Аның инициативасы белән туган авылы – Пановкада “Хәлил” мәчете төзелгән, аның каршында – авыл халкына хезмәт итә торган заманча чишмә. Ул югары гражданлык позициясе һәм гаять киң күңелле кеше.

“Вперед”-“Алга” газетасы редакциясе Руслан Рәфикъ улы Хәлиловка шушы игелекле гамәле өчен ихлас рәхмәтен белдерә. Безнең саклаучыларыбызның күп кенә гаиләләре өчен газетаның яңа санын алу яхшы хәбәр һәм аларның ялгыз түгеллеген, үзләрен онытмауларын искә төшерү булыр дип ышанабыз.

Питрәч районындагы “Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторы Физәлия Никитинага даими нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм СВОда катнашучыларның гаиләләре белән бәйле теләсә нинди мәсьәләдә ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса