Шәле авылы мәчетендә бушлай татар теле курслары башлана
Дәресләр атнага ике тапкыр икешәр сәгать узачак
2 марттан Питрәч районы Шәле авылында мәктәп балалары өчен бушлай татар теле дәресләре башлана. Дәресләр «Без туган телне өйрәнәбез!» проекты кысаларында үткәрелә.
Оештыручылар 48 дәрескә исәпләнгән интенсив программа әзерләгәннәр. Дәресләр атнага ике мәртәбә узачак, һәрберсенең озынлыгы ике сәгать тәшкил итәчәк.
Балаларга туган телне тәҗрибәле квалификацияле белгечләр укытачак. Тулы курс тәмамлангач, барлык тыңлаучылар да сертификатлар алачак. Уку бушлай.
Дәресләр «Заһир» мәчете базасында узачак. Барлык сораулар буенча имам-хатыйб Тимур Латыйповка 8-950-947-10-24 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була. E-mail: timurl@mail.ru. Шулай ук укытучы Рәзинә Кашапова белән 8-953-484-65-76 номеры яисә radina.74@mail.ru электрон почтасы аша элемтәгә керергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia