Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сары җир дуңгызы елын ничек каршыларга?

Көнчыгыш календаре буенча 2019 елның символы Сары Җир Дуңгызы булачак.

Ул тынычлык яратучы һәм сабыр диелә Көнчыгыш календарендә, шунлыктан ел тыныч узар дип көтелә.
Яңа ел бәйрәмен каршылаганда сары, алтынсу, көрән яки соры төстәге киемнәр әзерләргә киңәш ителә. Шулай ук кызгылт-сары, кофе төсендәге, көмеш, аксыл көрән төстәге күлмәкләр дә ярый. Ә ир-атларга шушы төсләрнең берсендәге галстук тагу кулай булачак.
Бәйрәм табынында мандарин һәм әфлисуннар булырга тиеш. Гөмбәле һәм чикләвекле кабымлыклар, икра белән бутербродлар ясарга мөмкин. Ә менә дуңгыз ите киләсе Яңа ел өстәлендә гомумән булырга тиеш түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса