Шәле авылы мәдәният йортында әфганчы белән очрашу оештырдылар
1989 елның 15 феврале - Совет сугышчылары гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көн.
Шәле мәдәният йортында "Әфганстан - йөрәк ярасы" дигән мәдәни чара үтте. Әлеге чарага кунакка Әфган сугышчысы Миннебаев Илгиз Габделхәй улы чакырылды.
Мәдәни чарада "Зөбәрҗәт " фольклор халык ансамбле һәм Ф.Сафин исемендәге мәктәпнең 2 нче сыйныфы укучылары катнашты.
Чыганак: Шалинский сельский дом культуры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа