Шәле авылында сабыйларны милли рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр
"Тургай" балалар бакчасында гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга бәйле бәйрәмнәр, чаралар еш уздырыла.
Андый кичәләрдә балалар гына түгел, тәрбиячеләр дә белемен яңарта, күп мәгълүмат туплый.
Күптән түгел безнең балалар бакчасына Новосибирск шәһәренең “Мәгариф” татар мәгариф хезмәткәрләре Ассоциациясе җитәкчесе, татар хәрәкәте активисты Мөдәррис Абакиров килде. Дөресрәге, биредә аның катнашында татар халык йолаларына багышланган зона семинары уздырылды. Балаларыбыз олы кунакка “Зөбәрҗәт" фольклор ансамбле белән милли йолаларыбызны тәкъдим итте.
Мөдәррис Абакиров - Новосибирск өлкәсендә милли хәрәкәткә нигез салган кеше, озак еллар татар милли-мәдәни мөхтәриятенең җитәкчесе булып торган, читтән торып Казанда белем алган. Ул ерак Себердә балаларны ничек итеп милли рухта үстерергә тырышулары хакында сөйләде. Үзләренең эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
Мөдәррис әфәнде бу очрашуның күңелендә озак елларга сеңеп калуын, балаларыбызның, чын мәгънәсендә, халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбия алуы, үз милләте, туган теле белән горурланып үсүләре турында әйтеп китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа