Ул өченче урынны алды.
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында 2021 елның гыйнварында татарлар арасында милли-дини үзаң тәрбияләү буенча эшчәнлек алып баручы иң яхшы мәчетләргә һәм иң яхшы имам-хатыйбларга бәйге старт алды.

Аның нәтиҗәләрен ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә чыгардылар, 15 иң яхшы мәчет һәм 3 имам-хатыйбны атадылар.

Шәле авылы мәчете имам-хатыйбы Тимур Латыйпов "Иң яхшы имам-хатыйб" номинациясендә өченче урынны алды һәм 50 мең сумлык призга лаек булды.
Көтмәгән идем, әмма җиңүгә өметләндем. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу мәхәллә кешеләре белән бергә эшләү нәтиҗәсе. Әти-әниемә һәм укытучыларыма рәхмәт белдерәм", - диде Тимур хәзрәт.