Шәле сабыйлары Май чабу бәйрәмен билгеләп үтте
"Тургай" балалар бакчасында Май чабу (масленица) бәйрәме узды.
Бу бик борынгы заманнардан сакланып килгән бәйрәм. Икенче төрле аны “кышны озату” дип тә атыйлар, ягъни елның иң салкын фасылы белән саубуллашу. Борынгыларның төрле йолаларын сакларга тырышып олысы-кечесе бик тырышып хәзерләнгән иде. Әкият геройлары балаларга төрле конкурслар, табышмаклар, җыр-бию аша бәйрәмнең тагын да күңеллеген күрсәттеләр. Барысы да кайнар коймак белән сыйландылар. Барлык йолаларны үтәгәч, кыш белән яз шактый “тарткалашкач”, кыш җиңелергә мәҗбүр булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа