Шәледә адым саен юллар яңара
Җәмгыять

Шәледә адым саен юллар яңара

Үзара салым программасы ярдәмендә безнең районда авыл халкы хәл итә торган иң популяр проблемалар исемлегенә иске юллар керә. Шәледә соңгы берничә елда урам һәм тыкрыкларны төзекләндерү белән шулай ук актив шөгыльләнделәр. Аларның кайберләре башка программалар буенча да ремонтланды. Моннан тыш, авылда күптән түгел яңа күпер дә барлыкка килде.

Районда юллар аз түгел. Аларны яңарту һәм төзекләндерү өчен биредә барлык мөмкинлекләрдән файдаланалар. Шәлелеләр үзара салым программасы буенча җыелган акчаларны инде берничә ел рәттән әлеге максатларга юнәлдерәләр. Берничә урамда өч километр юл 2016 елда җыелган акчага вак таш-ком катнашмасы белән капланды. Узган ел уртак көч белән 500әр сум җыеп, Таҗиев урамының тагын 900 метрына да мондый катнашма җәйделәр. Быел референдумда авыл халкы шундый карар кабул итүгә теләктәшлек күрсәтсә, шәлелеләр бу юлы да авыл җирлегендәге юлларны ремонтлауга акча җыячак.
Быел җәй мәктәпкә илтә торган Шәле тыкрыгын төзекләндерү җирле халык өчен тагын бер шатлык булды. Биредә яңа асфальт катламы күптән кирәк иде инде.
Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов үз көчләрее белән күптән түгел Почта урамындагы чокыр аша күперне дә яңартулары турында сөйләде. Җирле халыкка бу киртәне ерактан урап узарга туры килә иде, ә иске күперне быел яз буаларның берсендә җимерелгән плотина агызып алып киткән. Хәзер чокыр өстендә яңа күпер урнаштырылды.