Шушы көннәрдә җинаять-башкарма инспекциясе оешуга 102 ел тулды
Җәмгыять

Шушы көннәрдә җинаять-башкарма инспекциясе оешуга 102 ел тулды

Лаеш муниципальара филиалы  (Питрәч районы шунда керә) коллективы үз эшчәнлекләре турында сөйләде.

Денис Сидоров, филиал башлыгы

Беренче белемем буенча мин хәрби. Инспекциядә 2005 елдан эшли башладым. Җитәкче итеп 2011 елда билгеләндем. Минем кул астында Биектау, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Питрәч районнары буенча 9 хезмәткәр эшли. Безнең максатлар бердәм - кешеләргә дөрес юлга басарга ярдәм итү, аларга кабат җинаятьләр кылуга юл куйдырмау. Питрәч районында 150 кеше учетта тора. Алар - ирекләреннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзаларга хөкем ителгән кешеләр, шулай ук йорт арестына алу рәвешендә җинаятьтә шикләнелүчеләр яки гаепләнүчеләр. Әлбәттә, алар белән аралашу өчен әзерлекле булырга кирәк. Безнең коллектив үз эшләрен яхшы белгән тәҗрибәле, белемле һәм җаваплы хезмәткәрләрдән тора.


Марсель Фәйзрахманов, өлкән инспектор

Минем барлык якын туганнарым көч структураларында хезмәт итә, мин алар юлын сайладым. Җинаять-башкару системасына 2008 елда килдем, бу вазыйфаны 2018 елдан бирле башкарам. Күпчелек дәрәҗәдә төзәтү эшләренә хөкем ителгән кешеләр белән эшлим. Алар прогул ясамыйлармы, кисәтүләр алмыймы, хезмәткә намус белән карыйлармы-юкмы икәнлеген күзәтәбез. Хөкем ителүчеләрнең айлык хезмәт хакыннан нинди процентны дәүләт кеременә күчерүне  суд  хәл итә. Без исә бу тотып калуларның дөреслеген контрольдә тотабыз.


Роман Ананьев, өлкән инспектор

Элек мин суд приставы идем. Өлкән инспектор вазыйфасында 2018 елдан бирле эшлим. Минем ике югары белемем бар – техник һәм юридик. Икенче юнәлеш буенча үсәргә булдым. Без хөкем ителүчеләрнең үз-үзләрен тотышын җәмгыятьтән изоляцияләүләрсез контрольдә тотабыз. Даими яшәү урыннарына барабыз, профилактик әңгәмәләр уздырабыз.
Безнең хезмәт эшчәнлеге тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булу белән бәйле булганга күрә, безгә тиешле елларны эшләгән өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу, түләүсез медицина хезмәте күрсәтү һәм башка ташламалар бирелә.