Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә.
Февральдә Татарстан территориясендә һава шартлары климат нормасына туры киләчәк диярлек.
Аерым алганда, айлык уртача һава температурасы климат нормасы чамасында көтелә. Республика буенча ул -10,7 градус булачак.
Айлык явым-төшем дә климат нормасыннан тайпылмас дип көтелә. Татарстанда ул 26 миллиметр тәшкил итә.