Сугыш юлы узган язучы Виктор Костригин язмышы турында
Җәмгыять

Сугыш юлы узган язучы Виктор Костригин язмышы турында

Ул үз җирен һәм халкын бик яраткан, аларның чын йөзен безгә җиткергән.

Виктор Костригин – Бөек Ватан сугышы фронтовигы, оста хуҗа һәм талантлы язучы, туган җиренең һәм кешеләренең матурлыгын күрә белүче.

Безнең әдәбият тарихында бик үзенчәлекле язучылар бар. Алар зур трибуналардан манифестлар белән шаулаган яки нәшриятлар заказы буенча монументаль эпопеялар иҗат иткән кешеләр түгел. Бу язучылар өчен каләм сабан, телефон аппараты яки директор печате кебек үк эш коралы булган. Алар дан өчен түгел, ә дәшми калу мөмкин булмаганга язган. Алар һәрвакыт хакыйкать яклы булган һәм күңелләрендә туган якка карата мәхәббәт яшәгән.

“Вперед” газетасының 1980 елның 9 май санындагы архивын караганда, Званкада урнашкан Казан ат заводының беренчел партия оешмасы секретаре һәм баш агрономы Бөек сугышта катнашкан Костригин Виктор Иванович истәлекләре язылган “Грозные залпы” мәкаләсе игътибарны җәлеп итә. Аның язмышында тулы бер чор чагыла. Ул Вена өчен барган сугышларда ут астында элемтә сузган гвардия рядовое. Сугыштан соңгы авыр елларда хуҗалыкны күтәрә алган совхоз директоры. Хатын-кыз язмышы, фронт дуслыгы турында лирик үткен хикәяләр авторы.

Виктор Костригин 1924 елның 1 ноябрендә ТатАССРның Спасс кантоны Ширбәт авылында туа. Сугышка кадәр 6 класс тәмамлый, бу аңа фронтта элемтәче булырга мөмкинлек бирә. 1942 елның 21 августында хәрби хезмәткә алына. Бу вакытта аңа әле 18 яшь тә тулмаган була.

(В.И.Костригин истәлекләре)

Безне Горькийга алып килделәр, һәм утыз километрга сузылган марштан соң без 1 нче өйрәнү гвардия-миномет бригадасына эләктек. Икенче көнне безне батареяларга, взводларга, отделениеләргә бүлделәр һәм шунда ук занятиегә алып киттеләр. Урманда, чистартылган аланда, брезент белән капланган машина тора, ә янәшәдә – ниндидер аңлаешсыз җайланмалар белән ат арбасы. Сержант кушуы буенча без машинаның брезентын ачтык һәм безнең солдатларның берсе ирония белән:

– Менә бу арба ичмасам! – диде.

Барысы да көлештеләр, ә сержант җитди генә итеп җавап бирде:

– БМ-8 җайланмасы ГАЗ-АА машинасы шассиена монтажланган, ул дошманның сугышчан көчен һәм техникасын юк итү өчен билгеләнгән, фронтовиклар бу “арба”ны бик ярата, “Катюша” дип йөртәләр.

Мин 3 нче Украина фронтына җибәреләчәк 28 нче гвардияминомет бригадасы идарәсенең элемтә взводына алындым. ТУГАН ҖИР 1947 елда демобилизацияләнеп, гвардия рядовое Костригин туган якларына кайта. 22 яшьлек солдатның күкрәген “Хәрби казанышлар өчен”, Вена һәм Будапештны алган өчен, Белградны азат иткән өчен медальләре бизи. Ул җырдагы кебек – ярты Европаны кичкән, күп кенә Европа башкалаларын күргән. Армиядән кайткач, агрономлыкка укырга керә. Туган ягы Куйбышев районына оста белгеч булып кайта, яңа гына оештырылган “Краснослободский” совхозына хуҗалык итүнең алдынгы, фәнни ысулларын алып кайта. Тиздән аңа мөстәкыйль участок ышанып тапшыралар – ул Красновальск бүлеге идарәчесе була. Совхозның яңа директоры турындагы мәсьәлә килеп баскач – аның кандидатурасы тәкъдим ителә.

Ул заманда Костригин каләм чарлый гына башлаган була. Аның журналларда беренче язмалары 1950 елларда – “В дороге” (1951) һәм “Тревожный год Гурьяна Федоровича” (1961) хикәяләре пәйда була. Ләкин язучының чын тавышы 1963 елда, аның “Страда” исемле беренче китабы чыккач яңгырый. Исеме үзе үк сөйли: бу игенченең авыр, мәшәкатьле, ләкин изге хезмәте турында проза була.

(В.И.Костригин истәлекләре)

Безнең гаскәрләр Одессаны азат иттеләр. Днестрны кичү өчен сугышлар башланды. ГригориопольТашлык участогындагы плацдарм фронт буенча 10-12 километр һәм 4-5 километр тирәнлектә иде. Ул бөтен тирәнлеккә һәм барлык юнәлешләргә дә атылып тора, өстәвенә, барлык өстенлекле калкулыклар да немецлар кулында иде.

Ике разведчик, взвод командиры булган лейтенант белән мин блиндажда урнашкан күзәтү пунктында идек. Кинәт элемтә өзелде. Лейтенант миңа бертуктаусыз идарә итүче пунктны чакырырга кушты, ә разведчикларны элемтә линиясен төзәтергә җибәрде. Баш очында ук коточкыч шартлаган тавыш ишетелде. Минем колак томаланды, ә лейтенантны үтергәннәр иде.

Егерме метрлар чамасында гына туп-туры землянкага таба немец танкы килә, ә аның артыннан солдатлар йөгерә. Мин артка ташландым да ишек янындагы стенага сыландым. Танк үтеп китте. Немец, ишектән автоматын тыкты да, төрле якка атып чыкты. Аякларыма атылган гильзалар сибелде. Блиндаж чиста дип уйлап, немец китеп барды. Мин исә, үземне кулга алып, үзебезнекеләргә таба Днестр ягына юл алдым.

Яр буенда, төтен арасында чак кына немец танкына бәрелми калдым: аның башнясыннан ялкын һәм кара төтен бәреп чыккан, люктан танкист менеп килә иде. Мин төзәмичә генә аттым да уңга ташландым һәм суга очып барып төштем.

Днестр кайнап тора, су болганчык яшькелт баганалар булып, өскә күтәрелә һәм тоташ ташкыннар булып минем өскә ябырыла, мин инде суга баттым дип уйладым, бер өскә, бер аска чумдым. Бервакыт аякларым суның төбенә тиде һәм мин этелеп китеп, яр буена килеп чыктым. Шул вакыт судагы шартлау минем күкрәгемә килеп бәрелде һәм мине ярга чыгарып ташлады.

Аңыма килгәч, аякка бастым һәм гимнастеркамның уң җиңе каралуын, кулымнан кан ага башлавын күрдем, ә минем яннан көймәләр, такталар, чыбыкчабык тоткан солдатлар йөгерә башладылар, алар, суга ташланып, теге ярга таба киттеләр, ә мине санитарлар алды, һәм берничә сәгатьтән мин медсанбатта идем.

Гвардия рядовой Костригинның сугышчан юлы эпизодларының берсен без аның сүзләреннән түгел, ә архив документлары буенча тасвирлыйбыз – бу 1945 елның март аенда Венгриядә, Секешфехервар шәһәре янындагы сугышлар. 3 нче Украина фронты гаскәрләре, ССның 6 нчы танк армиясенең Балатон күле янындагы ударын кире кагып, 16 мартта паузасыз Венага каршы контрһөҗүмгә күчтеләр.

1945 елның 17 марты бик киеренке көн була. Килеп җиткән немец резервлары ярсып контрһөҗүм ясый. 4 нче гвардия армиясенең сугыш хәрәкәтләре журналы шуны теркәп бара: дошманның сугыш кирәкяраклары тәүлегенә 5000 снаряд һәм минага җиткән – бу аларның үз һөҗүме чорына караганда ике тапкырга күбрәк.

“Сугышчан казанышлар өчен” медале кәгазеннән (1945 елның 15 апрелендә алынган) без детальләрне белербез:

“Иптәш Костригин батырлык һәм кыюлык күрсәтте... Артиллерия әзерлеге вакытында һәм безнең танклар чыгып киткәндә, төнлә элемтә линиясе берничә тапкыр өзелгәндә, иптәш Костригин линияне торгызды. 17 мартта дошман реактив снарядлар белән берничә тапкыр элемтә линиясен бозды, ләкин ату вакытында, үз гомерен куркыныч астына куеп, элемтә линиясен торгызды, залплар һәм бригада командирының дивизионнар белән сөйләшүләрен вакытында тәэмин итте”.

70 нче еллар азагында Виктор Иванович Питрәч районына күчеп килә, Казан ат заводында баш агроном, соңыннан кымыз заводы директоры була. Кымыз җитештерү – катлаулы, чыгымлы эш: савучы, цех тоту, продукция сату, реклама, шешәләр, этикеткалар кирәк. Шуңа да карамастан, предприятиедә зоотехник булып эшләгән Ильяс Сафин искә төшергәнчә, “80 нче елда марилар безнең тәҗрибәне үзләштерергә килгәннәр, хәзер аларда кымыз җитештерү җайга салынган”. Ягъни В.И.Костригин үз бурычын яхшы үтәгән.

1978 елда Татарстан китап нәшриятында аның “Не шуми ты, рожь...” дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Костригин Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы була. Званкада ул гомеренең соңгы елларын үткәргән. 1986 елның 12 октябрендә вафат булган. Авыл зиратында җирләнгән.

Әдипнең иҗаты 1995 елда Җиңүнең илле еллыгына багышланган “Долгий путь к дому” китабында тулырак чагылдырылган. Ул киткәннән соң ун ел үтә. Чор үзгәрә, ил үзгәрә, ләкин Виктор Костригин прозасына әле дә ихтыяҗ бар. Сез үзегез моңа инана аласыз – сайттагы мәкаләгә без ПДФ форматындагы китапны беркетәчәкбез.

Костригин иҗатының төп темасы – сугыштагы һәм җирдә эшләүче кеше язмышы. Аның өчен бу ике роль аерылгысыз. Костригин өчен сугыш – Җиңү Парады түгел, ә кан, салкынлык һәм дусларны югалту. Җир – ул ресурс кына түгел, ә тир һәм мәхәббәт таләп итә торган туендыручыбыз.

Костригин совет чоры кешесе, коллективка, гаделлеккә, хезмәт көченә ышанган. Ул кимчелекләрне, бюрократияне, фронттан качу өчен үлем уйлап чыгарган Фомка Корытов белән булган тарих кебек ялганны күргән. Һәм ул бу хакта дөресен язган.

Ул үз җирен һәм халкын бик яраткан, аларның чын йөзен безгә җиткергән. Виктор Ивановичның китабын укыгач, сез үз илегезне яхшырак аңларсыз, бәлки үткән чорны сагынырсыз, иң мөһиме – бу илнең, бу халыкның киләчәге барлыгына ышанырсыз.