СВОда катнашучының 10 млн сумга кадәр кредит бурычларын кичерергә мөмкиннәр
Җәмгыять

СВОда катнашучының 10 млн сумга кадәр кредит бурычларын кичерергә мөмкиннәр

Бу хокуктан файдалану өчен питрәчлеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?

Суд приставларының Питрәч районы бүлекчәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәмис Шәрипов СВОда катнашучыларга һәм аларның тормыш иптәшләренә ярдәмнең яңа чарасы турында сөйләде..

– Рәмис Рәисович, кемнәр үзләрен кредитлардан азат итүләренә исәп тота ала?

– 2026 елның 1 маена кадәр түләтү турында суд акты үз көченә кергән яисә башкарма эш кузгатылган срогы чыккан кредитлар буенча бурычлар исәптән чыгарылачак. Агымдагы елның май башыннан СВО зонасында хәрби хезмәт узуга контракт төзегән яки төзиячәк һәм аларның тормыш иптәшләренә гомуми суммасы 10 млн сумга кадәр булган кредит йөкләмәләрен туктаталар. Бу бер елга минималь срок белән контракт төзү датасыннан башлана.

– Бу хокуктан файдалану өчен питрәчлеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?

– Советская урамы, 34 йорт адресы буенча Питрәч суд приставлары бүлекчәсенә. Документлардан башкарма эшне туктату турында гариза, паспорт һәм хәрби хезмәт узу турында контракт күчермәсе яки РФ Оборона министрлыгы органыннан күрсәтелгән контрактны төзү турында белешмә таләп ителәчәк. Әгәр дә хәрби хезмәткәрнең хатыны үзенең кредит бурычын кичерергә тели икән, аңа никахлашу турындагы акт язмасын теркәү турында документ бирергә кирәк. Барлык документларны тапшырганда гаризаны суд приставы-башкаручы тәүлек эчендә карый йә аларны вәкаләтле органнардан таләп итә.

– Хәрби хәрәкәтләр зонасында булган СВО катнашучысы ничек гариза бирә ала?

– Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты аша кирәкле документларның фотокүчермәләре белән җибәрергә мөмкин. Алар өчен безгә якын туганнары мөрәҗәгать итә һәм СВО катнашучысы мәнфәгатьләрендә кирәкле документлар белән гариза яза ала. Моның өчен ышаныч язуы кирәкми.

– Нинди очракларда бурыч исәптән чыгарылачак?

– Алимент бурычларын каплауга, кеше гомеренә яисә сәламәтлегенә зыянны каплауга һәм коррупция юнәлешендәге мөлкәт таләпләренә кагылмый.