Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

СВОга китеп кире әйләнеп кайтмаган питрәчленең тарихы

Ул улы Рамил хакына яшәгән.

Ленино-Кокушкинодан Артур Шәмгунов махсус хәрби операциягә 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча китә. Ул аз сүзле, тыйнак кеше була, ләкин бу тышкы сабырлык артында олы йөрәкле кеше яшеренгән. Ул улы Рамил хакына яшәгән.

Артурның гаилә тормышы барып чыкмаган. Аерылышканда улы аның белән калган. Хатыны кечкенә баласы турында кайгыртырга теләмәгән, аны ана хокукыннан да мәхрүм итәргә мөмкин булганнар, ләкин Артур бу адымны ясамаган. Ул чагында аның алдагы никахтан туган икенче баласы да әнисез калыр, дип уйлаган ул. Һәм улын ялгызы гына үстерә башлаган.

– Ул бик яхшы әти иде, – дип искә ала Артурның әнисе Мөслимә Галиәсфарова, бу турыда сөйләве бик авыр булса да. – Ул Рамилне балалар бакчасына йөртте, үзе эшләде. Аны эшендә дә һәрвакыт мактап тордылар. Һәр ял көннәрен миндә үткәрделәр. Артур улын бик ярата иде.

Мобилизация игълан ителгәч, повестка иң элек Мөслимә апаның кызының иренә - киявенә килә. Бөтен гаилә аны озату мәшәкате белән мәшгуль була. Бу вакытта Артур инде үзенең дә повестка алуы турында, якыннарын тагын да зуррак хафага салмас өчен, әйтеп тормаган.

– Аны озатканда бик борчылдым, – дип сүзен дәвам итте Мөслимә апа. – Кечкенә баланы ничек карармын икән, дип уйладым. Рамил беренче сыйныфка бара. Бу вакытта, җитмәсә, үзем дә авырый идем, химиотерапия узып йөрим. Артур: “Әни, эшеңнән кит, үзеңне һәм баланы гына кара”, – диде. Ул, хәтта шундый вакытта та, башкалар турында уйлый иде.

Фронтта Артур үзе өчен иң авыр һәм иң шәфкатьле юлны сайлаган – медбрат булып хезмәт иткән. Пулялар, атышлар астында ул сугыш кырыннан яралыларны – “өч йөзенче”ләрне алып чыккан. Күпме солдатны алып чыкканлыгын, күпме кеше гомерен саклап калганлыгының исәбен үзе дә белмәгән. Аннары БПЛА операторына укыган. Ялга кайтканда да үз акчасына дошманны яхшырак күрү һәм иптәшләренең тормышын саклау өчен “мавиклар” сатып алып киткән.

Шулай да Рамилнең әнисен ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Артурны, баланың бердәнбер туендыручысы буларак, махсус хәрби операциядән кире кайтарырга тиеш булалар. Ул инде кайту турында рапорт та язган була.

– Ул шалтыратып: “Әни, мине җибәрделәр, ундүрт көннән кайтам”, диде. Аннары кабат шалтыратып: “Җиде көн калды”, диде. Җиде көннән өйдә, Рамил янында буласы иде. Улы бу көннәрне санап торды... – ана сүзсез калды... – Без Рамилгә әтисенең кайтмаячагы турында ничек әйтергә белмәдек, – диде пышылдап кына Мөслимә апа. – Психологлар аңа дөресен әйтергә киңәш иттеләр. Без шулай эшләдек тә. Бу югалтуны ул бик авыр кичерде... сөйләшә алмый башлады.

Яңа гына санарга өйрәнеп, әтисе кайтасы көнне бармакларын бөгеп санап көткән бала кайгыдан үзенә бикләнә. Мөслимә апа оныгын психологларга, логопед-дефектологларга йөртә. Ничә айлар тернәкләнү, күз яшьләре, өстәмә дәресләр.

– Хәзер инде Аллага шөкер, – ди ул җиңеллек белән.

Бүген Рамил әтисе Артур Шәмгунов укыган мәктәптә укый. Мәктәптә һәлак булган герой истәлегенә аның зур фотографиясе куелган. Көн саен, мәктәпкә кергәндә, малай аның янында туктый.

– Ул моңа бик шатлана, – ди әбисе. – Әти хәзер көн саен мине мәктәптә каршы ала һәм озатып кала, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса