Татар Тау Илендә күперне ремонтлыйлар
Җәмгыять

Татар Тау Илендә күперне ремонтлыйлар

Моны гражданнар җыенында халык сорады

Татар Тау Иле авылында Чапаев урамындагы инеш аша күперне ремонтлау башланды. Район ДРСУ директоры Марсель Вафин сөйләвенчә, узган ел ярым җимерек хәлдә булган иске корылма сүтелгән булган. Актив төзелеш эшләре бер атна элек башланган. 

– Без торбалар куела торган фундаментны ясап бетердек. Алда – монолит тимер-бетон эшләре. Барысын да тәңгәлләштерәбез. Өстеннән вак ташлы юл салабыз, – дип планнары белән уртаклашты Марсель Марсович. 

Чапаев урамында яшәүче Мансур Зыятдинов, күпернең яңаруы шатландыра, дип билгеләп үтте. 

– Элекке күпер начар хәлдә иде, машина белән үтү мөмкин түгел диярлек иде. Яңа күпер сыйфатлы итеп ясалыр, дип ышанабыз, – ди ул. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов ассызыклаганча, ремонт турындагы карар авыл кешеләренең гражданнар җыенында кабул ителгән теләкләрен исәпкә алып кабул ителгән. Эшләр үзара салым һәм район акчаларына алып барыла. Моннан тыш, быел җәй Белкино авыл җирлегендә дә күперне яңарту планлаштырыла.