Татарстан балаларны Кырымга җибәрүне туктатты
Җәмгыять

Татарстан балаларны Кырымга җибәрүне туктатты

Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Кырым хакимияте тәкъдимнәре нигезендә 1 сентябрьгә кадәр балаларны һәм төркемнәрне Кырым Республикасы территориясендә урнашкан ял һәм сәламәтләндерү оешмаларына җибәрүне туктатты.

«Бүгенге көндә Татарстан балалары Кырым Республикасының ике лагеренда кала, һәм алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: кайнар ризык, эчәр су белән», – диде ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Профильле ведомство җитәкчесе ачыклык керткәнчә, җәйне ярымутрауда уздырырга ниятләгән балаларга альтернатива тәкъдим итәчәкләр – Краснодар краеның диңгез ярында ял итү яки акчаларны кире кайтару.

«Республикада оператив штаб эшли, вазгыять даими контрольдә тора. Ата-аналар мәгълүмат алу өчен 8 (843) 292-29-19 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар», - дип өстәде министр.