Татарстан белгечләре су коенырга ярамый торган урыннарны атады
Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Татарстанның биш пляжында суның сыйфаты яхшы булмау сәбәпле, су коенудан тыелырга кирәк.
Суны тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, санитар-химик күрсәткечләргә Казандагы «Түбән Заречье» пляжы, Чаллы һәм Минзәләдәге шәһәр пляжлары туры килми.
Микробиологик күрсәткечләр буенча Яшел Үзәндә шәһәр пляжы һәм Кама Тамагы районындагы пляж су коенырга яраксыз. «Вирусологик, паразитологик һәм радиологик күрсәткечләр буенча туры килми торган су үрнәкләре теркәлмәгән», – дип сөйләделәр Роспотребнадзорда.
Суның сыйфаты гигиена нормаларына туры килмәү сәбәпле, Идарә әлеге рекреация зоналарында су коенырга киңәш итми», - диделәр санитар ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа