Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин белдерде.
Татарстанда 17 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә, ул 10 майга кадәр гамәлдә булачак.
Бу чорда республика территориясендә чүп-чар һәм корыган үлән яндыру тыела, шулай ук шашлык кыздырырга һәм учак ягарга рөхсәт ителми.