Татарстанда банан, помидор һәм тавык йомыркасының бәясе арткан
Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә
24-31 октябрьдә Татарстанда азык-төлек товарларының кайбер төрләре кыйммәтләнгән. Аерым алганда, помидорның уртача бәясе 6,8 процентка арткан һәм 90,4 сум булган. Банан 1,47 процентка кыйммәтләнгән, хәзер аның килосы 82,67 сум тора.
Шулай ук тавык йомыркасының да бәясе 1,27 процентка күтәрелгән, хәзер аның дистәсе 68,5 сумга сатыла. Кыяр 1,2 процентка артып, 86,26 сум булган.
Сыер ите, сосиска, сарделька, каймак, эремчек, балалар ризыгы һәм башкаларның бәясе сизелерлек күтәрелмәгән. Ә кәбестә, бәрәңге, суган, чөгендер һәм кишернең хакы арзанайган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа