Татарстанда бер атнада кыяр бәясе 10 процентка төшкән
Татарстанстат мәгълүматлары шуны күрсәтә.
18-25 мартта республикада бер килограмм кыярның уртача бәясе 9,6 процентка – 158 сумга кадәр кимегән.
Моннан тыш, бер атна эчендә сыер, сарык һәм дуңгыз итенә уртача бәя 1,6 процентка арткан. Шул ук вакытта казылык продукциясе – 0,4 процентка, яшелчә һәм җиләк – җимеш 6,6 процентка, ә тавык ите 3,6 процентка кыйммәтрәк.
Бер килограмм катырылган балыкның уртача бәясе 2,1 процентка, тавык йомыркасы – 2,4 процентка, ярмалар һәм макарон әйберләре 2,8 процентка арткан. Балалар ашамлыгы бер атна эчендә 1,1 процентка, тоз 2,8 процентка кыйммәтләнде.
Моннан тыш, он һәм камыр ризыкларының бәясе 1,1 процентка, чәй һәм баллы продукция бәясе 2,3 процентка, алкогольнеке 0,7 процентка артты. Шул ук вакытта сөт һәм сөт продукциясе 0,8 проценка кыйммәтрәк сатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа