Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгару әлеге чикләү чарасын Россия Федерациясе дәрәҗәсендә бетергәннән соң мөмкин булачак. 

Битлек режимы Россия Федерациясенең баш санитар табибының 31 нче номерлы карары белән беркетелгән, ул Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә», – дип аңлатты ул.

Эпидемиологик режимны бетерү яки йомшарту федераль дәрәҗәдә генә эшләнергә мөмкин.

Любовь Авдонина сүзләренчә, халык битлекләр турында онытырга тиеш түгел. Әлегә тынычланыр өчен вакыт җитмәде, ә режим үтәлешен тикшерү эше һаман да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса