Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына 100әр мең сум түләнәчәк
Җәмгыять

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына 100әр мең сум түләнәчәк

Документ республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан аерым категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы указга кул куйды.

100 мең сум күләмендә түләү Бөек Ватан сугышы инвалидларына, шулай ук «Ветераннар турында» Федераль законда күрсәтелгән затлар арасыннан булган ветераннарга каралган. Указда билгеләп үтелгәнчә, чара Татарстан территориясендә даими яшәүче сугышта катнашучыларга өстәмә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.