Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бу атнада җылыта башлаячак

Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә

Татарстанда көннәр әкренләп җылыначак. Атна ахырына хәтта төнге сәгатьләрдә дә термометр баганалары -16 градустан түбән төшмәячәк.

Арктик циклон килү белән соңгы көннәрдә төбәктә аномаль салкыннар билгеләнә. Урыны белән температура -40 градуска якынлаша.

Якын көннәрдә, 12 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр, Татарстанда явым-төшем көтелми, температура күтәрелә башлаячак. Бу процесс, ТР Гидрометүзәгендә кисәтүләренчә, көчле җил белән бергә булачак. Бу туңу куркынычын арттыра.

Сишәмбе көнне Татарстанда төнлә һәм иртән -18дән -23 градуска кадәр, көнчыгышта -25тән -30 градуска кадәр көтелә. Көндез температура минус билгесе белән 14-19 градус чикләрендә торачак, көнчыгыш районнарда -22 градуска кадәр. Җилнең көчәйүе 15-17 м/с кадәр көтелә.

13 декабрьдә һава температурасы төнге сәгатьләрдә -17дән -22 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә -12дән -17 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 17 м/с кадәр көчле җил сакланачак.

Пәнҗешәмбе төнендә термометр баганалары -15-20 градус, ә көндез -10-15 градус күрсәтәчәк.
15 декабрьдә температура күтәрелүен дәвам итәчәк: төнлә -13 градустан -18 градуска кадәр һәм көндез -8 градустан -13 градуска кадәр булачак.

«Шимбә көнне, 16 декабрьдә, республикада һава торышы үзгәрәчәк: көньяк-көнбатыш циклон йогынтысында аның атмосфера фронтлары үткәндә кар, буран һәм көчле җил билгеләнәчәк. Төнлә -11...-16°, көндез -6...11° көтелә. Юлларда урыны белән кар ява», — диелә фаразда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса