Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда гыйнвар аеннан бердәм социаль юл йөрү билеты кыйммәтләнә

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проектын республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән.

Яңа ел башыннан Татарстанда бердәм социаль һәм бердәм балалар социаль юл йөрү билеты кыйммәтләнәчәк.

Проект социаль юл йөрү билетының – 34 (аена 547 сумнан 581 сумга кадәр), балалар юл йөрү билетының 21 сумга (333 сумнан 354 сумга кадәр) артуын күздә тота. Шул ук вакытта, агымдагы ел башында алар 21 һәм 13 сумга кадәр кыйммәтләнгән иде.

Социаль һәм балалар юл йөрү билетын тулыландыру бәясен ТР Хөкүмәте билгели һәм ул ел саен индексацияләнә. Тиешле карар ел саен кабул ителә. Бу 2008 елның 19 декабрендәге «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына гражданнарның аерым категорияләре өчен ТР территориясендә җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалануны тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында»гы ТР законына методика белән каралган (хәзер 2021 елның 25 сентябрендәге редакция).

Яңа тарифлар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. Процессны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы контрольдә тотачак. Шунысын да искәртик, документ әле кабул ителмәгән һәм аңа үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса