Татарстанда йортны капиталь ремонтлау өчен яңа взнос күләме билгеләнде
Тиешле карарны республика хөкүмәте чыгарды.
2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауга минималь взнос күләме 6,95 сум тәшкил итә.
Тариф фатирның 1 кв.метры өчен күрсәтелә. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның икенче яртыеллыгында взносның минималь күләме 6,38 сум тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа