Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 15 декабрьдә, Татарстанда шактый җылы һәм дымлы һава торышы саклана.
Республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Юлларда бозлавык саклана, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Төнлә һава температурасы -5...-10 градус салкын булачак. Көндез -2.. -7 градуска кадәр күтәрелә (Казанда -2..-4 градус салкын була).
Метеорологлар мәгълүматына караганда, алдагы көннәрдә һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Көндез температура ноль тирәсендә булачак.