Татарстанда кер юу порошогы белән бәдрәф кәгазенә бәяләр кискен арткан
Бу хакта Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер хәбәр итте.
Соңгы ике атнада азык-төлек булмаган товарларга да бәяләр кискен арткан.
Лернер сүзләренчә, бигрәк тә кер юу порошогына, бәдрәф кәгазенә һәм подгузникларга бәяләр күтәрелгән. Ә менә шырпы, антисептик, бала ашата торган шешә хаклары, киресенчә, төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа