Бер атна эчендә республикада кәбестә, кишер, бәрәңге, яшел суган һәм алма бәясе күтәрелде.
Узган атнада Татарстанда нинди продуктларның кыйммәтләнүе билгеле булды. Әлеге мәгълүматлар ведомство сайтында китерелә.
Мәсәлән, кәбестә 12%ка, кишер – 5,6%ка, бәрәңге – 2,5%ка һәм суган – 2,4%ка арткан.
Шул ук вакытта киштәләрдә башка үзгәрешләр дә күренә. Бер атна эчендә алма, каймак, бодай оны, тавык йомыркасы, эремчек, сөт, югары сортлы бодай оныннан макарон, сарык һәм тавык ите арзанайган.