Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда корбан чалу өчен нисаб күләме игълан ителде

Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә.

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров быел Корбан бәйрәмендә корбан чалу өчен нисаб күләмен әйтте.

«Быел Корбан чалу өчен нисаб күләме - 51 мең сум. Бу 595 грамм көмеш бәрабәре. Кесәдә шул күләмдәге артык сумма бар икән һәм адәм баласы бурычлардан, әҗәтләрдән азат икән, Корбан гаете көнне корбан чалу аның өчен ваҗиб, мәҗбүри булып тора. Артык акчасы шул күләмгә җитми икән, кешегә корбан чалу ваҗиб түгел, әмма бу ул кеше корбан чала алмый дигән сүз түгел. Ниндидер мәшәкать сәбәпле корбанны чала алмаса һәм шул суммасы булмаса, Раббысы Аллаһ каршында гөнаһлы булып саналмый», – дип аңлатты ул.

2024 елда Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә.

«Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк», – диде ул.

Хәзрәт өч көн дәвамында, ягъни 17, 18 июнь көннәрендә дә корбан чалыначагын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса