Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда мәктәптә туклану бәясе артачак

Документ 8 августка кадәр коррупциягә каршы экспертиза уза. Кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Татарстанда башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә тотылган чыгымнарны этаплап арттыру планын яңадан караячаклар. Әйтик, әгәр элегрәк ул 2024 елга 61,3 сум күләмендә билгеләнсә, хәзер исә 66,76 сум булачак, диелә ТР Финанс министрлыгы әзерләгән карар проектында.

Нормативта бер укучыга кайнар ризыкның уртача бәясе күрсәтелгән. 2025 елга кайнар ризыкның уртача бәясе һәм нормативы элегрәк планлаштырылган 63,75 сум урынына 69,43 сум күләмендә билгеләнгән. 2026 елда норматив 72,21 сумга кадәр артачак.

2020 елда Россия Президенты Владимир Путин башлангыч мәктәптә – I-IV сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турындагы законны имзалады. Аның буенча башлангыч сыйныф укучылары көненә бер тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителергә, менюда кайнар аш һәм кайнар эчемлек тә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса