«Татмедиа» холдингы журналлар һәм татарча китаплар сата торган интернет-кибет ачты
Җәмгыять

«Татмедиа» холдингы журналлар һәм татарча китаплар сата торган интернет-кибет ачты

Интернет-кибеттә «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере» һәм башка популяр журналларның соңгы саннарын һәм «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан китапларны сатып алырга була.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте shop.tatmedia.ru адресы буенча үз интернет-кибетен булдырды. 

Хәзерге вакытта интернет-кибеттә татарча бестселлерлар — Марат Кәбировның «Киллер» һәм Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китаплары сатыла. Кибеттә шулай ук яңа китап — Башкортстанда яшәүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабы да бар.

Сатып алучыларга товарлар Россиянең теләсә кайсы төбәгенә почта аша җибәрелә. Шулай ук Казанда Декабристлар урамы, 2 йорт адресында урнашкан пункттан биреп җибәрү мөмкинлеге дә бар.


ТИ