Тавык колбасасы
Питрәч хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез
Кирәк булыр: 2 тавыш түшкәсе, 30 г желатин, тәмләткечләр (борыч, тоз, сарымсак оны).
Тавык түшкәсенең тиресен салдырып, артык зур итми генә турыйбыз (1х1 см). Туралган тавык ите өстенә 30 г желатин һәм тәмләткечләр салып, әйбәтләп болгатабыз. Шуннан соң стрейч пакет өстенә салып, колбаса формасына китереп, берничә кат төрәбез, башларын җеп белән бәйлибез. Әзер колбасаны кайнап торган суга салып, 40 минут тотабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа