Төзекләндерү нәтиҗәсендә Питрәч районы ничек үзгәрә
Җәмгыять

Төзекләндерү нәтиҗәсендә Питрәч районы ничек үзгәрә

Ташландык урыннар яраткан ял итү урынына әйләнә

Питрәчтә «Дуслык» паркы. / Фото редакция архивыннан

Соңгы биш елда районның җәмәгать киңлекләре картасы танымаслык булып үзгәрде. Әле күптән түгел генә буш яки ташландык урыннарда бүген балалар мәйданчыклары, аларда шат тавышлар яңгырый, кич белән аллеяларда фонарьлар яна һәм фонтаннар эшли. Бу трансформация илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм төзекләндерү объектларын сайлауда халыкның актив катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Хәзер 2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать территорияләрен сайлау өчен яңа Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды. Ул “Инфраструктура для жизни” илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” Федераль проекты кысаларында уза. Әмма киләчәк файдасына сайлау ясаганчы, әйдәгез Россия Президенты инициативасы белән гамәлгә ашырылган программа ярдәмендә барлыкка килгән чынбарлыкка күз салыйк.

Районда республика программалары һәм илкүләм проектлар буенча барлыгы 8 парк һәм җәмәгать урыннары төзекләндерелгән. Шуларның алтысы 2019 елдан гамәлгә ашырылган.

– 2020 елда бездә өч парк булдырылды – Богородскида, Шәледә һәм Ленино-Кокушкинода, – дип сөйли Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче урынбасары Рамил Шәйхетдинов. – Финанслау шактый зур булды: Богородскида – 16 миллион сум, Шәледә дә шул кадәр үк диярлек. Кайда нәрсә эшләячәкне халык үзе хәл итте.

Проект архитекторлар тарафыннан әзерләнде, авыл халкы актив катнашты. Зур балалар зонасы, җәмәгать зонасы кирәкме, анда эскәмияләр куяргамы, юкмы икәнен үзләре хәл итте. Богородскидагы “Алмагач бакчасы” паркында сәхнә, өстәл теннисы, балаларга уйнар өчен җиһазлар, кече архитектура формалары барлыкка килде. Андагы агачларны саклау мөһим булды, аларның йә ябалдашларын кистеләр, яки тулысынча калдырдылар.

Шәле авылында буш урында 6230 квадрат метр мәйданлы ял паркы барлыкка килде. Авыл өчен бу мондый иҗтимагый киңлекләрнең беренчесе. Биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, тренажерлы зона, теннис өстәле, сәхнә һәм тамашачылар өчен урыннар каралган.

2020 елның 1 июнендә Ленино-Кокушкино авылында Балаларны яклау көненә багышлап, “Детство” паркы ачылу мөһим вакыйга булды. Парк җимерелгән авария хәлендәге мәктәп бинасы урынында төзелгән. Паркның үзенчәлеге яктыртылучы “биюче” фонтан булды. Уртага өч метрлы чыршы утыртылды, ә кече архитектура формалары агачтан эшләнде, моны халык югары бәяләде.

Халыкның теләкләрен һәм беренче объектларны эксплуатацияләү тәҗрибәсен исәпкә алып, программа елданел камилләште.

– Эксплуатация тәҗрибәсе алдагы проектларда чагылды. Кешеләр фонтаннар сорады, без аларны ясадык. Кешеләр яр буен төзекләндерүне сорадылар – Званкада яр буен ясадык, – дип билгеләп үтә Рамил Шәйхетдинов. – Куркынычсызлыкны арттырдык: видеокамералар куйдык, территория юл белән чиктәш булса, коймалар ясадык.

Зур паркларда яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен минифутбол, баскетбол, волейбол зоналары каралган. Балалар таган, карусель, таучыклар белән тәэмин ителгән, өлкәннәр өчен эскәмияләр, коляскалы әниләр өчен тигез өслекле юллар каралган.

2022 елда Питрәчтә “Балалар шәһәрчеге” паркын реконструкцияләү башланды. 1 мең квадрат метрдан артык асфальт, брусчатка җәелде, яшелләндерү эшләре башкарылды. Парк 1 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен зоналарга бүленгән. Видеокүзәтү системасы монтажланган. Футбол һәм баскетбол мәйданчыклары ремонтланган. Проект республикада иң яхшыларның берсе буларак танылды.

Званка авылында яр буен төзекләндерү тәҗрибәсе район өчен уникаль булды. Ул 2023 елда тәмамланды, икенче этап - пирс һәм яктырту эшләре 2024 елда төгәлләнде. Биредә терәк стеналар, агач түшәмнәр, баскычлар һәм балык тоту урыннары, төп юлдан саклана торган тротуарлар, коляскалы әниләр өчен куркынычсыз йөрү урыннары барлыкка килде.

Район үзәген төзекләндерү дә бер урында гына тормый. Питрәчтә яшь өйләнешүчеләр паркы – заманча җәмәгать киңлеге, аны реконструкцияләү берничә этапта алып барыла. Биредә агачлар яктыртылачак, яңа фонтан булачак, нык эскәмияләр урнаштырылачак. 2025 елда төзелешнең өченче чираты төгәлләнде, аңа 22 млн сумга якын акча бүлеп бирелде. Парк киңәйтелде, яңартылды һәм халык өчен тагын да кызыклырак булды. 2026 елда эшләр дәвам итәчәк. Парк һәм аның тирәсендәге мәйдан районның зур чараларын үткәрүнең төп урыны булачак.

Шулай ук элек төзекләндерелгән, җәлеп итү ноктасына әйләнгән объектларны да билгеләп үтәргә кирәк: Питрәчтә “Дуслык” паркы һәм “Здоровье” скверы, Кощак паркы (мемориаль, уен һәм спорт зоналары белән).

Программаның төп принцибы – халык катнашуы. Халык тавыш биреп кенә калмый, проектка да йогынты ясый.

– Халык фикере файдага гына, чөнки без аларның моны ничек күрергә теләүләрен аңлыйбыз. Без алар өчен эшлибез һәм аларның барлык таләпләрен проектлаганда максималь исәпкә алабыз, – дип ассызыклый Рамил Шәйхетдинов.

Кире элемтә махсус платформа аша, шулай ук төзелеш территориясен билгеләгәннән соң халык активы белән очрашуларда җыела. Әмма паркларга ихтыяҗның киресе дә бар: җиһазлар һәрвакытта да йөкләнешкә чыдый алмый.

– Барысы да максималь файдаланыла. Кайвакыт хәтта тимер җиһазлар да ватыла, ремонтларга туры килә, – дип таный башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Ял итүчеләр безнең уртак байлыгыбызга сак карасыннар иде. Без халыкны моңа чакырабыз, ә аңламаучылар өчен бездә бөтен җирдә видеокамера тора, без барысын да күрәбез.

21 апрельдән булачак паркларны сайлау өчен тавыш бирү ачык. Бу юлы Питрәч районында яшәүчеләрне сайлауга өч вариант тәкъдим ителде:

  1. Көек авылында парк.
  1. Питрәч авылында Мишә елгасы яры.
  1. Питрәч авылында Җиңү паркын төзекләндерү.

Финанслау объект җиңгәннән соң билгеләнәчәк: аңа проектны республика акчалары хисабына эшләячәкләр, һәм шул вакытта аны гамәлгә ашыру өчен ничә этап кирәк булачагы ачыкланачак.

Ничек тавыш бирергә:

Кем тавыш бирә ала: 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар.

Кайда: дәүләт хезмәте порталында.

Сроклар: тавыш бирүнең актив фазасы – 12 июньгә кадәр.

Сайтта шулай ук 2025 елда нинди объектлар сайланганын һәм 2026 елда төзекләндерелгәнен карарга мөмкин.

Проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе күпкырлы булырга мөмкин. Мәсәлән, Мишә яр буен төзекләндерү бизнес җәлеп итәргә мөмкин: янәшәдә балык тоту, атларда йөрү, сервис хезмәтләре оештырырга мөмкин. Бу урынны тагын да җәлеп итүчәнрәк итәчәк.

– Программа дәвам итә, торак пунктларыбызны төзекләндерүдә безгә беркем дә комачауламый, – дип йомгаклады Рамил Шәйхетдинов. Уңайлы мохит булдыру – хакимиятнең һәм халыкның уртак хезмәте. Әмма парклар матур һәм куркынычсыз булып калсын өчен объектны сайлау гына түгел, ә төзегәннәргә сакчыл карарга да кирәк. Бу киңлекләр безнең һәм балаларыбыз өчен эшләнгән.