Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Питрәч районында эш сәфәрендә булды

Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кичә Питрәч районында эш сәфәрендә булды. Анда ул 2023 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. 

Утырыш хакимият бинасында узды, анда район башлыгы Илһам Кашапов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең территориаль бүлеге, район авыл хуҗалыгы идарәсе, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән Лаеш урманчылыгының җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, Питрәч кишәрлегенә караган урман фонды территориясендә урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек барышы турында сөйләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культуралары техникасы һәм җиһазларын әзерләү, урман янгыннарына каршы көрәшне пропагандалау һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X